azlyrics.biz
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

габдельфат сафин – чиялэр lyrics

Loading...

җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
бакчада үсәләр чияләр.
“безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,

иң матур чагыбыз!” – дияләр.

кояшка үрелеп,
кызара чияләр.
“сез икәү, сез икәү
пар килгән!” – дияләр.

сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
“үбим!” – дип үрелә чияләр.
сөюен яшергән гашыйклар шикелле
кызарып башларын ияләр.

кояшка үрелеп,
кызара чияләр.
“сез икәү, сез икәү
пар килгән!” – дияләр.

сөю шул түгелме? ымсыта күңелне
күз явын алырлык чияләр.
“төшәрбез җәйләрдә! яратып өз әйдә!
соңлама, соңлама!” – дияләр.

тулышып пешкәннәр
кып-кызыл чияләр.
“сез икәү, сез икәү
бәхетле!” – дияләр.



Random Lyrics

HOT LYRICS

Loading...