
аигел (aigel) - barısı da bezdä lyrics
[«barısı da bezdä» җырының текст]
[куплет 1]
җилдерәбез төнлә утырып
һәй, тукта+та+та машина
үбешәбез артта котырып
таксичы безне кума+кума
тәгәрмәч җирне әйләндерә
иреклек башны әйләндерә
алдыбызда нурлы иртәгә
озаталар менеп киртәгә
президент, патриарх, участковый, партком
әләкче, кремлебот һәм пропагандон
зет+җырчы, диван гәскәрләре
һәм роскомнадзор хезмәткәрләре
[кушымта]
у+у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш+төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә
у+у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш+төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә, ава киртә
[куплет 2]
(би+бикли, би+бикли, бикләнә)
безне бикли+бикли, би+бикли, бикләнә күрмәгез
безне йота+йота+йота шартламасын төрмәгез
вакытыгызны туздырасыз вакытыбызны урлый+урлый без
нишләсәгез дә барыбер сезне үзебез белән алмыйбыз
очабыз таңнан торып
һәй, тукта+та+та, самолёт
утырткан кала утырып
ябыша канатка тонкий лёд
ябыша канатка майор
ябыша канатка вахтёр
ябыша канатка военкор
тизлек арта
пилот уйната һардкор
кем агулы орлык сибәр
шул агулы арыш урыр
кем муеннарны сабынлар
үзе дә эреп ювылыр
кемһаваны кысып тоткан
ничек суларга оныткан
тавышыңны җиде кат сат
бер кат телеңне кисеп ат
[аутро]
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
Random Lyrics
- georgia train - won't you pretend lyrics
- isgaard - waiting just for you lyrics
- rachael nemiroff - rescue / run to the father lyrics
- soul am, armenia & komba - dijo la muerte lyrics
- asan - llorando en la ciudad lyrics
- srpska izvorna narodna pesma - ljulja, ljulja, ljuške lyrics
- mariska - ruosteenpunainen kuu lyrics
- take - heaven or hell lyrics
- sindigo - same lie lyrics
- esmuusta - still waters lyrics