гыйлем (gylem) – күзләр (kuzlyar) lyrics
[1 куплет]
уйлар тартыла үткән елларга
беренче мәхәбәт хәтердә һаман да
танышкан көннәр хәзердә күз алдныда
кайтырга иде шул яшь чакларыма
сылу күзләргә гашыйк булдым бик кинәт
шул көннән тизрәк тибә башлады йөрәк
бөтен фикерләр бер мизгелдә үзгәрде
бу сихри көчне мин үземдә сизмәдем
чәчәк бәйләме тотып, ашыгам яннарыӊа
бөтен уйларым минем, бары тик синеӊ хакта
төне буе язышабыз, бүләкләр ясыйм сиӊа
мәӊгегә бергә булабыз дип йөрдек шул чакта
ләкин тормыш үзгәрә, белем алу вакыты
төрле шәһәр юллары, бүлде безнеӊ араны
бүтәнгә алмаштырдыӊ, ә мин ышандым – юләр
тик хөҗүм итә уемны синеӊ ягымлы күзләр
[припев]
ничек шундый матур күзләр
ходай сиӊа бирә алган
купме әйтер идем сузләр
йөрәгем синдә адашкан
[2 куплет]
кара күзләрне күреп, каерылган канатларым
кире кагалар кайгы, караӊгылыкта калды
күӊелгә килеп кердеӊ, күбәләк кебек күркәм
көннәр күӊелсезләнә, күзләреӊне күрмәсәм
сиӊа тартылам, тик белдермәскә тырышам
карашлар очраса, күрмәгәнгә салышам
үзем шак катам, кайдан шундый оялчан
сәбәпләр табып хыялларымнан качам
уйлар икегә буленеп, яктан якка кузгата
ул да синеӊ кебе кеше, тизрәк алдына атла
юк, чагыштыр, бөтеннәй туры килми
йөрәктә туган хисне, кая куерга белмим
көннән көн кабатлана ахырсыз бәхәсләр
әле хаман табып булмый сиӊа әйтәсе сүзләр
инде бүтәнне таптын, күзләр озатып калды
уйдагы хыялларны, мин бит үзем таптадым
[припев]
ничек шундый матур күзләр
ходай сиӊа бирә алган
купме әйтер идем сузләр
йөрәгем синдә адашкан
Random Lyrics
- hi i’m case – odd one out lyrics
- fleli pesquet – первым было пэцк (pervym bylo petsk) lyrics
- nolan thomas – ticket lyrics
- dj hacko – elevate lyrics
- tőtős márk – carry on lyrics
- tianna and the cliffhangers – breadcrumbs lyrics
- avsmak – vansinne lyrics
- nirvana seekerz – freddy der hamster lyrics
- andy brown – john travolta lyrics
- ani difranco – still my heart lyrics