гыйлем (gylem) – хыялым(my dream) lyrics
[1 куплет]
күкне каплады караңгы болыт
синеңчә булмый көтмә һәм оныт
уйда фикерләр гел мине талый
«бәлки туктарга?» дип уйлап карыйм
алга бару юк, урында торам
башкалар белән үземне чагыштырам
кабат буталдым, нәрсәдер җитми
«әллә минеке түгел, ник уңыш килми?»
ләкин мине ташламый намуслы тормыш
якты нур булып дәшә бер эчке тавыш
«юк начар уйларга бүтән карама
тагын бер адым яса үз хыялыңа!»
[припев]
өмет өзелсә дә
юл күрсәтә хыялым
йөрәгемдә бул
минем хыялым
өмет өзелсә дә
юл күрсәтә хыялым
йөрәгемдә бул
минем хыялым
[2 куплет]
катлаулы юллар алда
сынаулар бик күп дөньяда
уңыш җиңел генә килми
тырыш булуыңны тели
хыял – мине канат
сыман өскә күтәрә кабат
кыенлыклар китәр ансат
уйда балкыса төгәл максат
хыял кабына, хыял сүрелә
безнең карашны вакыт үзгәртә
кая гына бармаса да безнең юлыбыз
томыш кызыксыз, узса хыялсыз
[припев]
өмет өзелсә дә
юл күрсәтә хыялым
йөрәгемдә бул
минем хыялым
өмет өзелсә дә
юл күрсәтә хыялым
йөрәгемдә бул
минем хыялым
Random Lyrics
- julia carbajal – i’ll be ok (if you stay) lyrics
- babes in toyland – s.f.w. (roskilde festival, denmark) lyrics
- dystinct – nada nada lyrics
- robb bank$ – flo milli shit (freestyle) lyrics
- aurpan kar – what you need lyrics
- silverhead – only you lyrics
- duki – freestyle en la resistencia lyrics
- opał x gibbs – róże zostawmy betonom lyrics
- bhadhornybimbo – lush lyrics
- gunna – don’t do that lyrics